Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим, тарихчы Жәүдәт Миңнуллин вафат


Жәүдәт Миңнуллин (1953-2019)
Жәүдәт Миңнуллин (1953-2019)

Күренекле татар тарихчысы, Казан университеты фәнни китапханәсенең элекке мөдире, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин вафат булган.

Җәүдәт Миңнуллинның вафаты турында Азатлыкка КФУның тарих фәннәре кафедрасында эшләүче галимнәр житкерде. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул бүген университетта дәрес уздырган булган. Галим берничә ел авырып йөрде, әмма укытуын туктатмады. Аңа 65 яшь иде.

Җәүдәт Миңнуллин – Миркасыйм Госмановның шәкерте, татар археографик экспедициясен житәкләгән кеше, иске татар кульязмалары, иске китаплар белгече иде.

Җәүдәт Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган.

1980 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, 1988 елда диссертация яклаган. Тарих фәннәре кандидаты. Фәнни хезмәтенең темасы – XVII гасыр-XIX гасырның беренче яртысында татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы. Фәнни җитәкчесе – профессор Миркасыйм Госманов.

2008-11 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе мөдире вазифасын башкарды. Бүгенге көнгә кадәр КФУда укытты.

Миңнуллин татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнгән, археографик экспедицияләрдә катнашкан. Галим КФУның гыйльми шурасы әгъзасы булып торган, Татарстанның Милли музее, Милли китапханәсенең гыйльми шурасы әгъзасы иде. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни мөхәррире.

Җәүдәт Миңнуллин – 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре урыс, татар, алман, инглиз, төрек, маҗар телләрендә басылган.

XS
SM
MD
LG