Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Русиядә иң күп телгә алынган элекке сәясәтчеләр исемлегендә өченче урында


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев медиа чараларында иң күп телгә алынган элекке сәясәтчеләр исемлегенең беренче өчлегенә керде. Беренче унлыкта Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та бар.

2019 елгы саннарга нигезләнүче бу тикшеренүне "Петербургская политика" фонды белгечләре уздырган. Исемлектә XX гасырның 80-нче елларыннан башлап 2012 елга кадәр актив сәясәттә катнашкан кешеләр каралды диелә.

Исемлекнең беренче урынында – элекке Совет берлеге президенты Михаил Горбачев. 2019 елда аны медиа чараларында 38,8 мең тапкыр телгә алганнар. 11,2 мең тапкыр телгә алу белән икенче урында Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков. Беренче өчлекне Миңтимер Шәймиев тәмамлый. Аны 7,2 мең тапкыр телгә алганнар).

Һаман популяр булган элекке сәясәтчеләр арасында шулай ук Русиянең элекке финанс министры Михаил Задорнов, элекке Совет берлегенең саклану министры Дмитрий Язов, Свердловски өлкәсенең элекке башлыгы Эдуард Россель, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та бар.

Рейтингта журналистлар буыны алмашу белән медиада сәясәт ветераннарын тану кими бара диелә.

Исемлекне төзегән белгечләр фикеренчә, Шәймиевнең югары рейтингы аның үз төбәгендә "сәяси патриарх" статусына ия булуына бәйле. Шуны да истә тотарга кирәк, Шәймиев Татарстан президенты вазифасыннан 2010 елда китсә дә, республиканың дәүләт киңәшчесе һәм "Яңарыш" фонды җитәкчесе буларак әле дә эшли.

XS
SM
MD
LG