Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Гобәйдуллинга киләсе атнада тикшерү комитетына өч тапкыр килергә кушканнар


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

"Мәскәү эше" фигурантларының берсе Айдар Гобәйдуллинга 15 октябрьдә яңа гаепләү белдереләчәк. Бүген Гобәйдулинны адвокаты белән Русия тикшерү комитетына чакырганнар.

"Новая газета" язуынча, Айдар Гобәйдуллинга 15 октябрьдә яңа гаепләү белдереләчәк. Нинди гаепләү белдереләчәге мәгълүм түгел. Айдар Гобәйдуллинның адвокаты басмага әйтүенчә, бәлкем элекке гаепләүне башка яктан гына күрсәтерләр.

Айдар Гобәйдуллин үзенең Telegram каналында язуынча, тикшерү эше торгызылган һәм анда куәт оешмасы вәкиленә һөҗүм итәргә омтылуны (30нчы маддәнең өченче өлеше) алганнар, бары көч куллану белән янау (318нче маддәнең беренче өлеше) гына калган.

"Киләсе атнада тикшерү комитетына мине өч тапкыр чакыралар. Башка берни белмим", дип яза Гобәйдуллин.

27 июльдә Мәскәүдә узган "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эше кысаларында Гобәйдуллин 9 августта ике айга сак астына алынды. Ул Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнде.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәсе Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG