- 1901-2018 еллар дәвамында Нобель тынычлык бүләге 100 тапкыр тапшырылган. Бүләк 19 тапкыр тапшырылмаган.
- Бүләк бу вакыт дәвамында 134 иягә бирелгән. Алар арасында – 107 кеше һәм 27 оешма.
- Халыкара Кызыл Хач комитеты оешмасы Нобель тынычлык бүләген өч тапкыр алган.
- Әлеге бүләкне 17 хатын-кыз алган.
- Нобель тынычлык бүләген алган иң яшь кеше – Малала Юсафзай. Ул бүләккә 17 яшендә лаек булган (2014 ел). Ул кыз балаларның белем алуга хокукы өчен көрәшә.
- Бүләкне алган иң карт кеше – 87 яшендә премияне алган британ галиме Джозеф Ротблат (1995).