12 октябрь Япониягә "Һагибис" исемле тайфун бәрелгән. Reuters язуынча, көчле давылга соңгы 60 ел эчендә иң көчле яңгырлар сәбәп булган. Куркыныч янаган районнардан алты миллионга кадәр кешене эвакуацияләргә мөмкиннәр.
Табигать казасы нәтиҗәсендә кимендә 19 кеше һәлак булган, 16 кеше хәбәрсез югалган. 150ләп кеше зыян күргән.
Япониядә 800 меңләп йорт утсыз калган. Кибетләр һәм заводлар ябылган, поездлар, Токио метросы хәрәкәте туктатылган. Мең ярым чамасы авиаочыш кире кагылган, Япониянең ике иң зур һава аланы эшен туктаткан.
Һагибис тайфунын Япониядә соңгы 60 елда иң көчлесе дип атыйлар. Ул Һонсю утравына барып җиткән, хәзер давыл Токиога таба юл тота. 12 префектурада куркынычның иң югары, бишенче дәрәҗәсе игълан ителгән.