Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага татарлары "Мулла" кинофильмын карады


"Мулла" киносын карау мизгеле
"Мулла" киносын карау мизгеле

Очрашуда фильмның продюсеры Марат Әхмәтшин кино төшерү нечкәлекләрен, ни өчен киноны киң халыкка күрсәтеп булмавы турында сөйләде.

Прагада "Мулла" кинофильмы күрсәтелде. Аны карарга дип якынча 30 кеше килде. Фильм күрсәтүне Чехия татарларының Тatar.cz оешмасы оештырды. Очрашуга Казаннан кинофильмның продюсеры Марат Әхмәтшин да килгән иде. Кинофильм беткәч, дискуссия дә оештырылды. Кинога килүчеләрнең сораулары күп булды. Татар авылын белмәүчеләр, Татарстанга күптән кайтмаучылар продюсердан "Мулла" киносында күрсәтелгәннәр никадәр чынбарлыкны чагылдыра дип кызыксындылар.

Марат Әхмәтшин кино сценарие Туфан Миңнуллинның әсәренә нигезләнгәне һәм ул 1990нчы еллардагы хәлләрне тасвирлый, әмма әлеге көндә дә йозак эленгән мәчетле авыллар бар дип әйтте. Авыл кешеләре арасындагы мөнәсәбәт, дингә караш мәсьәләсе һаман да актуаль диде.

Марат Әхмәтшин сүзләренә караганда, бу киноны дин әһелләре арасыннан тәнкыйтьләүчеләр дә булган, алар "белмәгән темага кермәгәз" дип киңәш иткәннәр.

"Мулла" киносы төрле фестивальләрдә катнашкан, аны нигездә яхшы кабул иткәннәр, ноябрьдә ул АКШның Лос Анжелес шәһәрендә узачак кинофестивальдә дә күрсәтеләчәк икән.

Марат Әхмәтшин кинофестивальләрдә катнашу кирәк һәм мөһим, әмма татар киносы популяр булсын өчен ул массачыл халыкка күрсәтелергә тиеш, дип әйтте.

"Татарстандагы кинотеатрлар барысы да федераль хосусый ширкәтләр кулында. Татарстан кинорежиссеры үз киносын тотты да бер кинотеатрда күрсәтте дип һич уйларга да мөмкин түгел. Аларга үтеп кереп булмый. Татар киносын үстерү, аны халыкка күрсәтүне оештыру өчен Татарстанга аерым дәүләт програмы кирәк", дип әйтте Марат Әхмәтшин.

"Мулла" киносы Германиянең Берлин, Франкфурт-Майн, Швейцариянең Женева һәм Австриянең Вена шәһәрләрендә күрсәтелде. Бар чаралар да җирле татар оешмалары тарафыннан оештырылды.

XS
SM
MD
LG