Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаров: "Украинаның яңа хакимияте асаба халыклары мәсьәләсен аңламый"


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатарларының мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украинага килгән яңа хакимиятнең проблемы дип асаба халыклары, аеруча, кырымтатарлары мәсьәләсен аңламауны атады.

Бу хакта ул АТР телеканалында баручы "Күпер" тапшыруы барышында белдерде. Эфир вакытында Украина Радасының "Халык хезмәтчесе" фракциясе депутаты Марина Бардина кырым татарларын "азчылык" дип атаган.

"Без асаба халкы турында сөйлибез. Яңа хакимиятнең төп проблемы – бу мәсьәләләрне бөтенләй аңламавы. Алай гына түгел, "Ә ни өчен кырымтатарлары? Анда маҗарлар чиратта тора, румыннар һәм башкалар" дигән җаваплар ишетәм. Кырымның барлыгын, кырымтатарлар белән нинди хәлләр булып ятуын, аларны нәрсә көтүен һәм иң мөһиме – Украина дәүләтенең нинди җаваплылык тотуын беркем аңламый", диде Рефат Чубаров.

Чубаров сүзләренчә, үз вакытында кырымтатарларына ышаныч күрсәтмичә Кырым республикасы автономиясе булдырыла. Шул ук Русия автономиясе кебек. Шуңа күрә 2014 елла Русия Кырымны җиңел генә басып алды дип саный мәҗлес рәисе.

Кырымтатар мәҗлесе Украинаның яңа хакимиятен беренче тапкыр гына гаепләп чыкмый. Моңа кадәр Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев Украина президенты Владимир Зеленскийның кырымтатар эшләре буенча вәкаләтле вәкиле институтын бетерүне тәнкыйтьләгән иде. 10 октябрьдә Зеленский бу вазифага тәкъдимнәр көтүен белдерде. Шуннан соң Җәмилев әле августта ук Рефат Чубаров намзәтен тәкъдим итүен әйтеп, Зеленскийны "кырымтатар мәсьәләсен онытуда" гаепләде.

XS
SM
MD
LG