Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү университеты ректорыннан Азат Мифтахов турында сораган активистларны тоткарлаганнар


МДУ ректоры Виктор Садовничий
МДУ ректоры Виктор Садовничий

Тоткарланган активистларны Мәскәү университетының полиция бүлегенә алып киттеләр, шуннан соң алар азат ителде.

13 октябрь, Мәскәү дәүләт университетының ачык ишекләр көнендә активистлар ректор Виктор Садовничийдан тикшерү изоляторында утырган аспирант Азат Мифтахов турында сорарга җыенганнар. Алар ректордан аның әлеге эшкә карата нигә фикер белдермәвен сораган.

Шуннан соң активистларны сакчылар һәм полиция хезмәткәрләре көч кулланып чыгарганнар. Видеоны "Протестный МГУ" Телеграм каналы бастырган.

Тоткарланган активистларны Мәскәү дәүләт университетының полиция бүлегенә алып киттеләр. "МБХ медиа" хәбәр иткәнчә, аларны протокол төземичә азат иттеләр.

25 яшьлек Азат Мифтахов Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә шикләнелеп февральдә кулга алынды. Ул тоткарлангач полиция кыйнаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG