Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституция мәхкәмәсе Русия югары уку йортлары дипломнарына ышаныч юк дип белдерде


Студент сессия вакытында
Студент сессия вакытында

Хөкемдар "Русия югары уку йортлары дипломнарына ышаныч юк" дип белдерә һәм моның сәбәпләрен атый.

Русия Конституция мәхкәмәсе хөкемдары Константин Арановский, мәхкәмәдә күптән түгел чыккан бер карарны шәрехләп, илдәге югары белем бирү системын кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Арановский "Русия югары уку йортлары дипломнарына ышаныч юк" дип белдерә һәм моның сәбәпләрен атый. Аның "аерым фикер" дип аталган документта язылган уйлары белән "Коммерсант" танышкан.

Арановский фикеренчә, дәүләт 30 ел дәвамында мәгариф системын үзгәртеп коруга "исәпсез күп" акчалар тотты, әмма бу системны яхшыртуга китермәде. "Бу акчаларны укытучыларның хезмәтенә лаеклы түләргә тоткан булсалар, яхшырак булыр иде", ди ул.

Хөкемдар шулай ук Русия югары уку йортларын үзидарәдән һәм ирекле эшләүдән баш тартуда гаепли. "Автономия тарихи яктан да, гомумевропа университетлары традициясендә дә үзен аклады, һәм ул социаль дәүләт максатлары, фәнни, техник һәм башка төр иҗатларның, укытуның ирекле булуы, һәркемнең белемгә хокуклы булуы белән бәйле", дип яза Арановский.

Автономиясен сакламаган югары уку йортлары нәтиҗәдә "һөнәргә рөхсәт бирә торган системга хезмәт күрсәтүче" генә булып кала. "Автономия – югары уку йорты өчен зарури әйбер, ул булмаса, югары сыйфатлы белемгә һәм ышанычлы дипломнарга өметләнәсе юк", дигән хөкемдар.

"Коммерсант" сораштырган кайбер белгечләр дә Арановский белән килешүен белдерә, югары уку йортлары ректорлары гади түрәләргә әйләнеп баруын таный.

XS
SM
MD
LG