Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада Кырым тоткыннарын азаплауларга каршы перфоманс күрсәттеләр​


Прагада Кырым турында перфоманс
Прагада Кырым турында перфоманс

Чара "Форум 2000" кысаларында 13 октябрьдә Праганың Халык театры мәйданында узды. Оештыручылар бу театраль күренеш "Русия басып алганнан соң Кырымда тормыш Кара диңгез кебек үк кара төскә керүен" күрсәтә диде.

13 октябрьдә Прагада Кырым режиссеры Галина Джикаева һәм драматурглар Дэн һәм Яна Гуменныйлар "Үлән җирне тишеп чыга" дип аталган театраль перфоманс күрсәтте. Чара Халык театры янындагы мәйданда Прагадагы "Форум 2000" кысаларында узды.

Перфоманс
Перфоманс

Театраль күренеш вакытында кырымтатар шагыйрәләре Сеяре Кокче һәм Алие Кенжалиева шигырьләре яңгырады, шулай ук КрымSOS оешмасының Кырымда кешеләрне азаплау очраклары турында хисабы, Amnesty International оешмасының Украина Көнчыгышында азаплаулар һәм кеше хокуклары бозылу очраклары турында хисабы, бу хәлләрне дәлилләүче документлар китерелде. Оештыручылар перфомансны "Ярымутрауны Русия басып алганнан соң Кырымдагы тормышның Кара диңгез кебек үк кара төскә керүе хакында сөйләү" дип атый. Режиссер Галина Джикаева 2014 елның мартында ярымутрау басып алырганнан соң Кырымнан күчеп китәргә мәҗбүр була.

Перформансны бу көннәрдә Прагада узучы "Форум 2000" кысаларында күрсәттеләр. 1996 елда Вацлав Һавел тәкъдиме белән булдырылган бу форум бөтен дөньядан сәясәтчеләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен, фикер ияләрен һәм журналистларны берләштерә. Алар демократия институтлары үсеше, кеше хокуклары проблемнары хакында фикер алышыр, сивил җәмгыять төзү стратегиясен эшләү, экстремизмга каршы тору һәм глобаль каршылыкларны хәл итү ысулларын табар өчен җыелалар.

XS
SM
MD
LG