Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда илаһият мирасы форумында радикализм турында кисәттеләр


Болгар ислам академиясе

Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы вәкиле "ислам радикализмы вирусына" каршы көрәшергә һәм мөселманнарда патриотитлыкны арттырырга чакырды.

Болгарда "Русия мөселманнарының илаһият мирасы" исемле беренче халыкара форум ачылды. Фәнни җыенда Русия төбәкләре, БДБ илләре, Төркия, Сүрия, Мисыр һәм башка илләрдән 400гә якын кеше катнаша. Ачылышта Русия президенты идарәсе, милләтләр эшләре федераль агентлык вәкилләре чакырулы иде. Алар мөселманнарда ватанпәрвәрлекне арттырырга кирәклекне белдерде.

"Ялган ислам радикализмы вирусы бар. Аннан без Русия мөселманнарының милли, дини һәм сивил үзбилгеләнүләре арасында каршылык булуын теләмибез. Алар барысы да патриот булырга тиеш", диде милләтләр эшләре федераль агентлыгының гомуммилли бердәмлекне ныгыту һәм милли экстремизмны булдырмау идарәсе башлыгы Абдулгамид Булатов.

Форум кысаларында Халыкара Болгар укулары, III Мәрҗани укулары һәм студентлар конференциясе уза. Фәнни җыен 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG