Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан Кырымга кергәндә тоткарланган хокук яклаучы Джеппаров иреккә җибәрелгән


Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

Хокук яклаучы Абдурешит Джеппаровны Русия иминлек хезмәткәрләре Кырым һәм Украина арасындагы административ чиктә 1 сәгать 15 минутка тоткарлаган.

Кырым һәм Херсон өлкәсе административ чигендә Русия чик сакчылары кырымтатар хокук яклаучысы Абдурешит Джеппаровны тоткарлаган.

1 сәгать 15 минутлап тентү һәм сораштырудан сод Джеппаровны җибәргәннәр. Джеппаров Азатлыкка белдерүенчә, аның әйберләрен, кесәләрен тикшергәннәр, каян акча алуы турында сораштырганнар. Хокук яклаучыдан шулай ук Украина ягында кайда булуы, кемнәр белән очрашуы турында да сораганнар. Джеппаров Киевта Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар югары комиссары Ламберто Заньер белән очрашканлыгын әйткән. Ул очрашуда Кырымтатар мәҗлесенең башка әгъзалары да катнашкан.

Джеппаровны тоткарлау турында Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары, Украина халык депутаты Ахтем Чийгоз хәбәр итте. "Ул бер сәгатьтән артык тотыла. Вазгыятьне күзәтеп барабыз", дип язды Чийгоз Facebook-та.

Русиянең рәсми оешмаларыннан мәгълүмат юк.

7 октябрьдә аннексияләнгән Кырымнан чыкканда Джеппаровны Русия чик сакчылары тоткарлап, 1 сәгать 40 минут чамасы тоткарлап торган иде.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Украинаның калган өлеше белән ярымутрау арасында формаль яктан административ, әмма фактик яктан чын дәүләт чикләре урнаштырылды. Херсон өлкәсендә Кырым белән административ чиктә өч керү-чыгу капкасы эшли - "Каланчак", "Чонгар" һәм "Чаплинка".

XS
SM
MD
LG