Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euronews татар телле проект башларга җыенмый, әмма күптеллелекне яклый


Euronews яңалыклар телеканалы мөдире Майкл Питерс Татарстанга сәфәре вакытында милли телләрдә тапшырулар халыкка кызыклы булыр иде дигән иде. Әмма татарча тапшыру булдырырга җыенмыйлар. 

Euronews телевидение каналы мөдире Майкл Питерс каналның татар телендә проект башларга җыенмавын әйтте. Милли телләрне яклап әйткән сүзләрен ул күптеллелек принцибын хуплавы белән аңлатты. Моны Питерс Idel.Реалии журналисты соравына җавап буларак белдергән.

Элегрәк Питерс "Реальное время" журналистына үзенең милли телләргә яхшы каравын әйткән иде. "Европа аудиториясенә төбәкләрдә яшәүче халыкларның милли телләрендә – каталан, шотланд, татар телләрендә тапшырулар кызык булыр идеме?", дигән сорауга ул "Чыннан да, моңа ихтыяҗ булачак", дип җавап бирде.

"Бу нисбәттән мин сезнең якта, Татарстан ягында. Бу сорауны җентекләбрәк өйрәнеп, сезгә бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтергә әзермен", дигән иде Euronews җитәкчесе.

Моннан тыш, Питерс Euronews каналының эчтәлегенә Русиянең дәүләт телеканалы тәэсир итә алмыймы, дигән сорауга да җавап бирде. Русия дәүләт телерадиоширкәте (ВГТРК) Euronews каналы хиссәләрен тотучыларның берсе булып тора, әмма ул күпчелек хиссәләргә ия түгел. Питерс аңлатуынча, Euronews каналы хиссәләренә ия булган ачык акционерлар саны 25кә җитә, моннан кала, Америкада һәм Мисырда ике төп акционеры бар. Мондый шартларда каналның эчтәлегенә һәм тоткан юнәлешенә беркем дә үзе генә тәэсир итә алмый ди ул.

Euronews телеканалы мөдире Майкл Питерс күптән түгел Татарстан башкаласында булып, республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләр алып барды, тагын берничә очрашу уздырды.

XS
SM
MD
LG