Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык университет"ның өченче курсы татар теле укытучылары өчен оештырыла


"Акыл фабрикасы" башлангычы булган "Ачык университет" белем бирү проектының өченчесе татар телен заманча укытуга багышланачак. "Мөгаллим" дип аталган әлеге курс 23 октябрьдә Казанда башлана. 

Дәресләргә яңалыкка әзер булган, үзен камилләштерергә теләгән, креатив татар теле укытучылары чакырыла дип хәбәр итә оештыручылар.

Курста проектлы укыту, тел өйрәтүдә яңа методикалар, чит тел өйрәнү тәҗрибәләре белән танышу, практик идеяләр тупланмасы кебек темалар каралачак. "Бүгенге көндә балаларны дәрескә ничек җәлеп итәргә? Укытучының хокукларын кем яклар? Бер ай дәвамында барачак әлеге курс шушы һәм башка сорауларга җавап табарга да ярдәм итәр", диелә әлеге проектны оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм "Заманча татар теле укытучысы" төркеме хәбәрендә.

Курс лекцияләре һәр атна, чәршәмбе кич һәм шимбә көндез оештырыла. Катнашу бушлай, әмма курска язылучыларның даими йөрүе мәҗбүри диелә. Курсны уңышлы тәмамлаучыларга квалификацияне күтәрү турында махсус таныклык тапшырылачак. Курска биредә теркәлеп була.

Дәресләр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы бинасында (Казан, Сафьян урамы, 5) узачак. Беренче лекция 23 октябрьдә укылачак.

"Ачык университет"ның беренчесе татар тарихына, ә икенчесе заманча татар мәдәниятенә багышланган иде. Аларның һәрберсендә 30лап кеше белем алды.

XS
SM
MD
LG