Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина "ДНР" Һәм "ЛНР"ны таратуны һәм чик контролен кайтаруны таләп итә


Леонид Кучма
Леонид Кучма

Украина Мински килешүләренең сәяси пунктларын үтәр алдыннан "Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикасы" дип аталган төбәкләрне таркатуны һәм Донбасста Русия-Украин чигенә контрольне кайтаруны таләп итә. 

Украин ягы таләпләре турында Мински килешүләрендә Украина вәкиле Леонид Кучма сүзчесе Дарья Олифер Facebook-та язды.

Таләпләр арасында шулай ук атышларны тулысынча туктату, Украинаның бөтен җирлегендә Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы миссиясе эшен тәэмин итү, Украина җирлегеннән чит ил гаскәрләрен һәм хәрби техниканы чыгару, Украина контролендә булмаган төбәкләрдә украин сайлау комиссияләре, фиркаләре, матбугат чаралары эшен тәэмин итү бар.

Боларны үтәгәннән соң гына Донбасста сайлаулар уздыру һәм Донецки һәм Луһански өлкәләренә аерым статус кертү мөмкин булачак диелә.

Әлеге таләпләрнең кайберләре турында элегрәк Украина тышкы эшләр министры Вадим Пристайко һәм президент Владимир Зеленский да белдергән иде, әмма Украинаның рәсми позициясе буларак алар белдерелмәде.

15 октябрь Минскида очрашуда Украина вәкилләре һәм Русия тарафлы фетнәчеләр Донбасста гаскәрләрне аеру турында килешә алмады. Украина вәкилләре гаскәрләрне алу өчен җиде көн дәвамында тынычлык тәртибен үтәү кирәк, ә бу үтәлмәде дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков Украина ягының белдерүен "көтелмәгән" дип атады. Украина Мински килешүләре кысаларындагы йөкләмәләрен үтәүдән баш тартамы, анысы Кремльгә әле аңлашылмый диде ул чәршәмбе.

Элегрәк фетнәчеләр вәкилләре Украина таләпләренең күпчелегенә каршы чыкты. Русия исә фетнәчеләр ризалыгыннан башка Мински килешүләрен үтәп булмый дип белдерә.

Донбасска аерым статус бирү мөмкинлеге турында белдерелгәннән соң Киевта һәм илнең башка шәһәрләрендә протест чаралары башланды. Зеленский "капитуляциягә" бармыйм дип белдерде. Украина тышкы эшләр министры Пристайко якын арада Мински килешүләрен үтәү башланмаса, Украинада низагны көйләү өчен башка форматлар эзләргә туры киләчәк диде.

XS
SM
MD
LG