Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтара нәфрәт тудырганы өчен Мединскийны җинаять җаваплылыгына тарту таләбе белән имза җыю башланды


Владимир Мединский
Владимир Мединский

Сhange.org сәхифәсендә милләтара нәфрәт тудырганы өчен Русия мәдәният министры Владимир Мединскийны җинаять җаваплылыгына тарту таләбе белән петиция барлыкка килде.

Петиция авторы Артур Сабитов сүзләренчә, Мединский үзенең "Мифы о России: о русском рабстве, грязи и "тюрьме народов" китабында татарлар тоткан урыны һәм урысларның милли узаңында татарларның тоткан урынына бәя бирә. Шулай ук Сабитов 2009 елда чыккан басмадан өзекләр китерә:

"Әйтелгәннәргә тагын шуны өстәргә була: урыслар үзаңында бер генә халык та татарлардан куркынычрак һәм начаррак кабул ителмәгән.

Шведларның XVII "су басуы" да, Литва белән Польшага каршы торуы да, алманнар белән булган ике сугыш та, дошманнарның яулары да урыс халкы аңына алай куркыныч булып кереп калмаган. Халык хәтерендә рәхимсез ясак "суыручы", көчләүче һәм үтерүче поляклар да, немецлар да, шведлар да сакланмаган", диелә анда.

Артур Сабитов Владимир Мединскийны Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе ("нәфрәт яки дошманлык тудыру, кеше абруен төшерү") нигезендә җаваплылыкка тартуны таләп итә. Ә китапны Русиядә экстремистлар китабы исемлегенә кертүне сорый.

Элегрәк Мединский Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, урыс теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдергән иде.

Мединский Русия мәдәният министры булып 2012 елдан бирле эшли.

XS
SM
MD
LG