Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы бер урамга Путин исеме бирергә тәкъдим иттеләр


Владимир Путин
Владимир Путин

Казан кешесе шәһәрдәге Театр урамына Владимир Путин исемен бирергә кирәк дип саный. Татарстан президенты исеменә язган мөрәҗәгатен ул интернетта петиция итеп урнаштырган.

Казанда яшәүче Марат Халиков Татарстан башкаласында Владимир Путин исемендәге урам булырга тиеш дип саный. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать язып, интернетта урнаштырган.

"Казанда Нурсолтан Назарбаев исемен йөртүче урам бар, ә безнең илебезнең чәчәк атуына шулкадәр күп көч куйган кеше исемендәге урам юк. Ул Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәргә, Универсиада уздырырга акчалар бирде, шуның аркасында Казанның үсеше сизелерлек алга китте", диелгән петициядә.

Автор Театр урамына Путин исемен бирергә кирәк ди. Моны ул урамның Татарстан хөкүмәте бинасына якын булуы белән дә, хәзерге исеме мәшһүр кешеләр белән бәйле булмавы белән дә аңлата.

Бүген брифингта бу тәкъдимне Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова телгә алды. "Республика халкы хупласа, бу идеяне кулланып була. Әйдәгез, карыйк, петициядән нәрсә килеп чыгар икән" диде ул.

Әлегә петицияне 100дән артык кеше имзалаган.

XS
SM
MD
LG