Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары шурасы әгъзалары Путиннан Федотовны рәис вазифасында калдыруны сорый


Михаил Федотов

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзалары Владимир Путинга шура рәисе Михаил Федотовны вазифасыннан алмауны сорап мөрәҗәгать җибәргән.

Мөрәҗәгатьне шураның 50 әгъзасыннан 30ы имзалаган. Алар арасында сәясәт белгече Екатерина Шульман, "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков, "Московский комсомолец" баш мөхәррире Павел Гусев, адвокат Генри Резник һәм башкалар бар. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Кеше хокуклары шурасының берничә әгъзасы мондый хат әзреләвен РБКга да раслаган.

17 октябрьдә медиада Михаил Федотов эшеннән китәчәк, чөнки сентябрьдә аңа 70 яшь тулды, ә дәүләт хезмәтендә 70 яшькә кадәр генә эшләргә ярый дип яздылар. Шураны Иҗтимагый пулат башлыгы Валерий Фадеев җитәкләргә мөмкин. Моңа кадәр ул Беренче канал телевидениесендә алып баручы булып эшләде, 2012 елгы президент сайлауда Владимир Путинның ышанычлы кешесе булды. Фадеев шулай ук "Бердәм Русия" фиркасенең югары шурасы әгъзасы, Гомумрусия халык фронтының үзәк шурасы әгъзасы.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG