Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшел дерби"да "Ак барс" такымы урыс телендә Тукай сүзләре чигелгән кием киячәк


"Ак барс" хоккей такымы киеменә Габдулла Тукай сүзләре чигелгән
"Ак барс" хоккей такымы киеменә Габдулла Тукай сүзләре чигелгән

"Ак барс" хоккей такымы Уфа бозында уйнаганда урыс телендә Тукай сүзләре чигелгән кием киячәк. Башкортстан такымы киеменә Салават Юлаев шигыреннән өзек алынган.

"Ак барс" һәм "Салават Юлаев" хоккей такымнары 19 октябрьдә булачак "Яшел дерби" өчен махсус форма тектергән.

"Ак барс" хоккейчылары киемендәге яканың эчке ягына Габдулла Тукайның "Бер татар шагыйренең сүзләре" шигыреннән алынган сүзләр чигелгән. Андагы "Күкрәк биреп каршы торам" юлы урыс теленә "Я не дрогнувшей грудью встречаю удары" дип тәрҗемә ителгән. Бу хакта "Ак барс" клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Без Уфа клубы белән ярышларның аерым статусын ассызыклап үтәргә теләдек. Без үз республикабыз, тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән горурланабыз һәм "Ак барс" белән "Салават Юлаев"ның кара-каршы уйнавы Татарстан кешеләре өчен мәдәни кодка әйләнүенә шатланабыз", дип белдергән "Ак барс"ның маркетинг проектларын тормышка ашыру үзәге башлыгы Станислав Прудников.

"Салават Юлаев" хоккей такымы да бозга махсус яшел формада чыгачак. Анда Салават Юлаевның "В священный бой, врага не страшась" дип язылган. Башкорт телендә ул "Дошман сафын тар-мар итергә Изге яуға уҡтай атылдым" дип яңгырый.

12нче сезондагы беренче "Яшел дерби"га бөтен билетлар да сатылып беткән. Ярыш 19 октябрьдә "Уфа-Арена"да узачак.

XS
SM
MD
LG