Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски өлкәсендә дамба җимерелеп кешеләр һәлак булган


Һәлакәт булган урында эшчеләр бистәсеннең тулай тораклары урнашкан. Анда 80ләп кеше булырга мөмкин.

Красноярски өлкәсендә дамба җимерелүе нәтиҗәсендә башта алты кеше һәлак булуы турында әйтелсә, соңрак "РИА Новости" агентлыгы 12 кешенең үлүе турында язган. Baza мәгълүматларынча, 13 кеше һәлак, 17 кеше хәбәрсез югалган.

Каза төнге икедә Щетинкино авылы районында, Сейба елгасында булган. Дамба тишелеп чыгуы нәтиҗәсендә, эшчеләр бистәсендәге ике тулай торакны су баскан.

Беренчел мәгълүматка күрә, һәлакәт буаның тузуы сәбәпле чыккан. Моның турында төбәкнең гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкиле хәбәр иткән.

Тикшерү комитеты эш алып бару вакытында иминлек кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Тикшерү комитеты мәгълүматынча, су баскан тулай торакларда 80ләп кеше булырга мөмкин.

Һәлакәт урынында 300гә якын кеше эшли. Коткару эшләренә авиация дә җәлеп ителгән.

XS
SM
MD
LG