"Экшн-парк" дип аталган мәйданда ачык һавада ак чатырларда остаханәләр һәм күргәзмәләр эшләде, сәхнәдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Фудкортта - милли ризыклар, ярминкәдә - милли киемнәр, бизәнү әйберләре бар иде. Мәсәлән, биредә калмык чәен, башкорт балын, алтай пилмәнен авыз итеп булды, ярминкәдә чуашларның агачтан ясалган шкатулкалары, якутларның зәркән эшләнмәләре, татар түбәтәйләре сатылды.
Милли чатырларның һәрберсенең ишек өстенә милләт атамасы язылган, чатырлар эчендә - милли экспонатлар: татар чатырында - бишек, кызыл башлы сөлгеләр, тукылган келәм, чигүле мендәрләр, якутларда - бизәкле агач савытлар, ерткыч тиреләре, башкортларда - милли киемнәр, савыт-саба, бизәнгечләр бар иде.
Балалар һәм зурлар өчен уеннар, остаханәләр эшләп торды.
Фестивальгә килүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә күп иде – хипстерлар арасында бик популяр булган "Флакон" һәм "Хлебозавод"ның лофт стилендәге заманча ихаталарында төрки халык чатырлары беренче карашка гайре табигый күренсә дә, остаханәләрдә дә, милли биюләрдә дә фестивальгә килүчеләр актив катнашты.
Мәсәлән, картоннан татар читеген кисеп, аны ябыштыргыч кәгазьләр белән бизәп мәш килгән алты яшьлек Василисаның әбисе Зоя ханым фестивальнең бер генә көн булуына зарланды.
"Татарларның күн мозаикасын электән дә белә идем, Казанда читек кибетләренә дә кергәнем булды. Ә менә мондагы башка милләтләрнең уеннары, киемнәре минем өчен яңалык булды. Яшьләр милли биюләрне ничек ярата икән бит. Кызганыч, бер генә көн куйганнар фестивальгә. Мин башка дусларыбызны да чакырыр идем", диде.
Юл аша урнашкан “Хлебозавод” парк-сәүдә ихатасының бер мәйданында төрле милли көрәш төрләре буенча чыгышлар күрсәтелде.
Фестивальдә 11 милләт: татар, башкорт, алтай, карачай-балкар, чуаш, ногай, тыва, якут, хакас, кумык, кырымтатарлар катнашты.