Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Путин җитәкчелек иткән хәрби күнегүләрдә зур җитешсезлек булган


Владимир Путин күнегүләр вакытында (архив фотосы)
Владимир Путин күнегүләр вакытында (архив фотосы)

Хәрби күнегүләр вакытында атом су асты көймәсе һавага ике кыйтгаара баллистик ракетның берсен генә очырта алган. Күнегүләрне Владимир Путин җитәкләгән.

"Гром-2019" стратегик атом көчләре күнегүләре вакытында гадәттән тыш хәл килеп чыккан. 17 октябрьдә күнегүләрнең соңгы этабын Русия президенты Владимир Путин җитәкли иде. Бу хакта Русия саклану министрлыгына якын ике чыганакка сылтанып, "Ведомости" хәбәр итә.

К-44 "Рязань" атом су асты көймәсе һавага ике кыйтгаара баллистик ракет җибәрергә тиеш була. Әмма икенче ракет җибәрү җайланмасыннан чыга алмаган, нәтиҗәдә су асты көймәсе атылмаган ракет белән даими тору урынына кире кайткан дип сөйли чыганаклар.

Бу хәл су асты көймәсенең кайбер системнары эштән чыгу белән бәйле булырга мөмкин. Саклану министрлыгы "Ведомости" соравына җавап бирмәгән.

"Рязань" атом су асты көймәсе кораллы көчләр сафында 1977 елдан бирле тора. Башка мондый су асты көймәләре утильләштерелгән яки утильләштерүне көтә. Р-29Р баллистик ракетлары да 40 елдан артык сафта. Анда хилафлыклар булырга мөмкин диелә.

"Гром-2019" күнегүләре вакытында канатлы һәм баллистик ракетлар барлыгы 16 тапкыр очыртырга тиешләр булган. Су асты көймәләреннән тыш күнегүләрдә "Ярс" һәм "Искәндәр" комплекслары кулланылган.

XS
SM
MD
LG