Accessibility links

Радий Хәбиров Башкортстанда яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләргә тәкъдим итте


Сабантуйлар һәм башка кайбер бәйрәмнәрдәге кебек, яңа ел ялларында да Башкортстанда хәмер сату чикләнергә мөмкин. "Күп гаиләләр айнымаслык эчкечелеккә сабыша" ди республика башлыгы.

Башкортстанда яңа ел каникулларында хәмер сатуны чикләргә мөмкиннәр. Әлеге теманы дүшәмбе республика хөкүмәтендәге киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров күтәргән.

"Бездә ун көн ял. Күп гаиләләр айнымаслык эчкечелеккә сабышачак. 31 декабрьдә эчә башлаячаклар да, аннары гыйнварда без аларны "җыеп алабыз". Җинаятьчелек артачак. Мин бу көннәрдә хзмер сатуны чикләү чараларына кертергә әзер. Бу популяр чара түгел, ләкин сабантуйлар, башка кайбер бәйрәмнәр вакытында уздырган тәҗрибә моның эшләвен күрсәтте. Әлбәттә, без кешеләрне бөтен бәйрәмдә хәмерсез калдырмасбыз, ләкин моны ничек дөрес эшләргә икәнен уйларга кирәк. Миңа тәкъдимнәрегезне кертегез", дигән Хәбиров. Аның сүзләрен Башинформ китерә.

Башлык сүзләренчә, ял көннәрендә кешеләр спортка һәм мәдәни чараларга җәлеп ителергә тиеш.

Быел Башкортстанда Сабантуй бәйрәме дә беренче тапкыр хәмерсез үтте. Әлеге тәкъдим белән шулай ук Радий Хәбиров чыкты. "Сабантуйларда эчеп йөрергә кирәкми. Бу җирәнгеч күренеш. Тыюны
этаплап кертергә мөмкин. Беренче тапкыр, бәлки, ошамас. Күңелсез йөрерләр. Аннары икенче тапкыр барысы да нормаль булыр", диде Хәбиров.

XS
SM
MD
LG