Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия газетлары беренче биттәге сүзләрне кара белән буяп цензурага каршы чыкты


Австралия басмалары илдә сүз иреген чикләүгә, журналистларны эзәрлекләүгә протест белдерде.

Австралиянең зур басмалары – Daily Telegraph, Australian Financial Review, Sydney Morning Herald – 21 октябрь, дүшәмбе бертөрле беренче битләр белән чыкты. Газетларның беренче битендә текст кара белән буялган һәм "сер итеп саклана" дигән тамга сугылган. Әлеге материаллар цензура тикшерүенән соң кебек итеп күрсәтелә. Шулай итеп Австралия басмалары илдә иминлек саклау сәбәбе белән сүз иреген чикләүгә протест белдерә.

Күп кенә башка илләрдән аермалы буларак, Австралия конституциясендә матбугат иреге турында сүз юк. 2018 елда илдә шымчылыкка каршы көрәшкә бәйле берничә канун кабул ителде.

20 октябрьдә Австралия хөкүмәте өч журналист мәхкәмә эзәрлекләвенә дучар булырга мөмкин дип белдерле. Мондый карарга Австралия радиотапшырулар корпорациясе (ABC) һәм News Corp Australia ширкәтендендәге 2019 елның июнендә уздырылган тентүдән соң килгәннәр. Эзәрлекләүнең сәбәбе дип тәртип саклаучылар дәүләт серен чишүне атый. Журналистларның берсе кешеләрне күзәтүдә яңа алымнар турында материал эшләгән. Икесе Австралия хәрбиләренең Әфганстандагы ихтимал җинаятьләре турында сөйләгән.

Моннан тыш, педофилиядә гаепләнгән кардинал Джордж Пелл мәхкәмәсен яктырткан өч дистәгә якын репортер һәм басмага да штрафлар һәм кулга алулар янарга мөмкин.

Австралиядә сүз иреген яклау чарасында 20 газет һәм 17 медиаширкәт катнаша.

XS
SM
MD
LG