Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәяси репрессияләргә каршы митинг узачак


Татар иҗтимагый үзәге активистлары пикеты (архив фотосы)
Татар иҗтимагый үзәге активистлары пикеты (архив фотосы)

Казанда 2 ноябрьдә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне (30 октябрь) һәм журналистларга каршы җинаятьләр өчен җәзасызлыкны туктату көне (2 ноябрь) уңаеннан митинг узачак. 

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин хәбәр итүенчә, чара Тинчурин бакчасында оештырылачак. Активистлар аны Казан кирмәне янындагы Меңъеллык мәйданында уздырырга җыенган, ләкин хакимият биредә "башка чаралар планлаштырылган" дип әлеге урынны бирүдән баш тарткан һәм "Крылья Советов" паркын тәкъдим иткән.

Зинатуллин моның белән килешмәгән һәм Тинчурин бакчасын сорап яңа белдерү хаты керткән. Казан башкарма комитеты белдерүне килештергән. Шул ук вакытта Зиннәтуллин митингны шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәүне канунсыз дип тануны сорап Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Митингның максаты - "җәмәгатьчелек, матбугат чаралары һәм хакимиятләрнең игътибарын бу истәлекле көннәргә җәлеп итү". Анда "илдә яңа сәяси репрессияләргә каршы" чыгыш ясаячаклар, "Русиядә кеше хокуклары бозылмавын", "сәясәткә нигезләнгән һәм гадел тикшерелмәгән җинаять эшләрен яңадан карауны һәм сәяси эзәрлекләүләрне туктатуны" таләп итәчәкләр.

XS
SM
MD
LG