Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә "Вагнер"га ялланып хезмәт итүче русияле һәлак булган


"Вагнер" хәрбиләре Сүриядә
"Вагнер" хәрбиләре Сүриядә

Либиядә хәрби бәрелешләр вакытында элекке журналист Евгений (Жаксыбай) Илюбаев һәлак булган. Ул "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә ялланып хезмәт иткән диелә. 

55 яшьлек Евгений Илюбаев соңгы елларда "Вагнер" төркеме белән кораллы низагларга, шул исәптән Сүриягә берничә тапкыр барган булган. Африкага хәрби сәфәре соңгысы булган дип яза аноним чыганакларга сылтагып Znak.com.

"Белүемчә, хәрби бәрелешләрдә ул "Вагнер" хосусый ширкәтендә катнашкан. Бер ел чамасы элек махсус хәрби чарада катнашкач "Батырлык өчен" медале алды. Әлеге бүләкне аңа Влдимир Путин үзе тапшырган дип тә сөйлиләр. Африкага сәфәре соңгысы булды", дигән чыганак.

Аның сүзләренчә, Илюбаевны узган атнада Оренбур өлкәсенең Новоорски авылында җирләгәннәр.

Либиядә Илюбаев фамилияле кешенең үлүен Znak.com-га Донбасс ветераннарының берсе дә раслаган. Элекке журналистның үлеме турында рәсми мәгълүмат юк.

1992 елда Илюбаев Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. 1996-2012 елларда "Сова" коткару хезмәте матбугат сүзчесе булган һәм "Телевизионная Служба спасения" мәгълүмат агентлыгын җитәкләгән.

Znak.com мәгълүматынча, соңгы берничә елда Илюбаев журналистика өлкәсендә эшләмәгән.

Октябрь башында "Медуза" Либиядә ялланып хезмәт итүче берничә дистә кешенең һава һөҗүме вакытында һәлак булуын хәбәр иткән иде. Анда 2011 елдан бирле ватандашлар сугышы бара. Басма мәгълүматынча, бәрелешләр вакытында "Вагнер"ның бер бүлеге башлыгы Александр Кузнецов каты яраланган диелә. Ул 2016 елда Русия президенты Владимир Путин белән очрашкан булган.

XS
SM
MD
LG