Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" депутаты "тынлык көнен" бозган медиага штрафларны арттырырга тәкъдим итә


Русия Думасы бинасы
Русия Думасы бинасы

Русия думасы депутаты сайлаулар алдыннан "тынлык көнен" бозган өчен 3,5 млн сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итә.

Русия думасында "Бердәм Русия" фракциясе башлыгы урынбасары Адальби Шхагошев сайлаулар вакытында "тынлык көнен" бозган өчен матбугат чараларына һәм интернет-ширкәтләргә штрафларны күп тапкыр арттыруны күз уңында тоткан үзгәрешләр әзерләгән.

Депутат фикеренчә, штрафлар 2,3 млн сумнан 3,5 млн сумга кадәр, яки ширкәтнең акча әйләнешенең дүрт процентына кадәр тәшкил итәргә тиеш. Мисал буларак Шхагошев Google ширкәтенең еллык әйләнешен китерә, ул 2018 елда 136 млрд доллар тәшкил иткән. Депутат сүзләренә, бу "дөнья медиагигантларының тәртипләрен төзәтәчәк". Шхагошев тәкъдимне башта фракциягә, аннан соң Думага кертергә җыена.

17 октябрьдә Думаның чит ил тыкшынуын тикшерүче комиссиясе кайбер чит ил матбугат чараларын сайлау кануннарын бозуда гаепләде. Комиссия рәисе Василий Пискарев сүзләренчә, чит ил медиасы Русиядә 8 сентябрьдә узган бердәм сайлау көнендә һәм аның алдыннан 7 сентябрьдә - "тынлык көнендә" сайлау кануннарын бозган. Пискарев "Радио Свобода", "Настоящее время", "Голос Америки", BBC-ның урыс бүлеге, "Медуза" һәм "МБХ медиа"ны телгә алды. Бу уңайдан чаралар күрү өчен Русия думасы Роскомнадзорга һәм Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG