Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гарәп илләренә чәкчәк сата башлаячак


Октябрь ахырында Татарстанның бер оешмасы татар хәләл бренды белән гарәп илләренә чыгачак.

Татарстан милли бренд белән чит илгә чыга башлаячак. Бу хакта бүген хөкүмәт йортында Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев белдерде.

"Сүз авыл хуҗалыгы азык-төлеге турында сүз бара. Зур ширкәтләр белән эшлибез. Октябрь ахырында бер оешма милли татар хәләл бренды белән гарәп илләренә чыгачак. Бу чәкчәк булачак", диде Габделганиев.

Икътисад министры чәкчәкнең кайсы илләргә сатылачагын, аны кайсы оешма әзерләячәген әйтмәде. Бу хакта журналистларны аерым җыеп сөйләячәкләр.

Моңа кадәр KazanSummit 2019 җыенында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл ризыкларны ислам илләренә сатарга кирәк дип белдергән иде. Татарстанда 50 ширкәт хәләл ризык җитештерә. Алар чит илгә чыксын өчен халыкара сертификация алырга кирәк дигән иде Татарстан президенты.

XS
SM
MD
LG