Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ДНР" сугышчылары Радіо Свобода журналисты Асеевны 15 елга ирегеннән мәхрүм итә


Станислав Асеев
Станислав Асеев

Русия тарафлы "ДНР" сугышчылары журналист Станислав Асеевны 15 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган.

Донецки фетнәчеләре тоткынлыгындагы украин журналисты, Радіо Свобода проекты булган Донбасс.Реалии авторы Станислав Асеевны "ДНР прокуратурасы" 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта Русия тарафлы фетнәчеләр мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Донецки халык республикасы"нда Ассеев берничә маддә: экстремистик оешма булдыру, шымчылык, шымчылыкка өндәү, экстермистик эшчәнлеккә чакыру, дәүләтнең бербөтенлеген бозу гамәлләренә чакыру нигезендә хөкем ителгән. Журналист кырыс тәртипле колониягә ябыла. Хөкем карары гамәлгә кергән диелә.

Украин хакимиятләре фетнәче сугышчыларның әлеге хөкеме турында рәсми аңлатма бирмәде.

Станислсав Асеев - Донецкида сугышлар башлангач та язуын туктатмаган журналист. Көнчыгыш украин фетнәчеләре аны 2017 елның язында тоткарлый. Шуннан бирле Асеевны бер генә тапкыр күрсәтәләр - Русия дәүләт телевидениесенә ул үзенең шымчылыкта гаепләнүе турында әйтә.

Асеевны азат итүне Америка сәясәтчеләре, халыкара оешмалар, Bloomberg, The Washington Post, Associated Press кебек дөнья медиасы, әдәбияттан Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич һәм башкалар таләп итеп чыкты.

XS
SM
MD
LG