Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уңайлы бизнес шартлары тудыру рейтингында Русия егермелеккә керә алмаган


Бизнес алып бару шартлары гади булган илләр рейтингында Русия 190 ил арасында 28нче урында. Владимир Путин ил беренче егермелеккә керергә тиеш дигән иде. 

Дөнья банкы төзегән Doing Business еллык рейтингында Русия өч урынга күтәрелеп 28нчегә менгән. Илдә ике генә күрсәткеч яхшырган: электр тэминәты мөмкинлеге һәм төзелеш өчен рөхсәт алу.

Калган параметрлар ягыннан караганда Русия элекке урында калган яки төшкән. Миноритарийларны яклауда ил 15 пунктка тәгәрәп, 72 урынга төшкән, салым түләтүдә бишкә төшеп, 58нче урында калган. Халыкара сәүдәдә Русия элеккеге кебек 99нчы урында дип яза Ведомости.

Русия түрәләре Дөнья банкының әлеге бәяләмәсе белән ризалашмый. Икътисади үсеш министрлыгында банк кайбер үзгәрешләрне исәпкә алмый, ә рейтинг инвестицион климатны тулысынча чагылдырмый дип белдерәләр. Федераль салым хезмәтендә рейтинг өчен мәгълүмат җыю үткәүрелмәде диләр.

2013 елда Русия бу рейтингта 112нче урын алган иде. Ул вакытта Русия президенты Владимир Путин "май фәрманнары" кысаларында хөкүмәт алдына 2018 елга Русияне бизнес алып бару шартлары рейтингында беренче егермелеккә кертү максаты куйды. Әмма 2018 елда ил 31нче урын алды. 2019 елның апрелендә Путин егермелеккә 2024 елга керүне тәэмин итәргә кушты.

Русия күрсәткечләрен билгеләү өчен Дөнья банкы Мәскәү һәм Петербурда бизнес алып баруны гына тикшерә. Индекс тәртип саклау оешмлары гамәлләрен, мәхкәмәләр эшен, салым кануннарын үзгәрүне исәпкә алмый.

XS
SM
MD
LG