Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаров бүләге Кытайда гомерлек төрмәгә хөкем ителгән галим Илһам Тоһтига бирелә


Илһам Тоһти
Илһам Тоһти

Андрей Сахаров исемендәге "Фикер иреге өчен" бүләге лауреаты дип 2019 елда Кытайдагы уйгыр галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илһам Тоһти аталды. Ул гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән.

"Илһам Тоһти үз гомерен Кытайда уйгырлар хокукларын яклауга багышлады. Ул хәлне тыныч юл белән чишү һәм килешү яклы булуга карамастан, 2014 елда гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Әлеге премияне аңа биреп, Кытай хөкүмәтен Тоһтины азат итәргә һәм Кытайда азчылыклар хокукларын хөрмәт итәргә чакырабыз", диелә бу бүләкне бирүче Европа парламенты белдерүендә.

Илһам Тоһти - Кытайда милли һәм дини азчылыкларга карата алып барылган сәясәт өчен хакимиятне тәнкыйтьләп килгән уйгыр галиме, икътисад профессоры. Ул Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге режимны бәреп төшерү эшчәнлегендә гаепләнеп, 2014 елда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.

Кытайда әле дә мөселман азчылыкларын эзәрлекләү бара. Көнбатыш илләре Синҗанда "тәрбия үзәкләре" эшләү, анда уйгырлар, казакълар, татарлар һәм башка мөселман халкының канунсыз тотылуы турында белдерә. Кытай моны экстремизм белән көрәш дип атый.

Сахаров исемендәге "Фикер иреге өчен" бүләге Европа парламенты тарафыннан 1988 елда булдырылды. Ул совет физигы, Совет берлегендә хокук яклау хәрәкәте лидерларының берсе, 1975 елда Нобель бүләге алган Андрей Сахаровка багышланган. Бүләк хокук яклау юнәлешендәге хезмәтләр өчен тапшырыла. Былтыр бүләкне украин режиссеры Олег Сенцов алды.

XS
SM
MD
LG