Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диктатор Франко сөякләре мемориалдан алынып гаилә каберлегенә җирләнә


Франсиско Франко
Франсиско Франко

24 октябрьдә генералиссимус сөякләре боралак белән Мадрид янындагы гаилә каберлегенә китерелде. Мемориалдан Франко сөякләрен чыгарганда чит кешеләрне якын җибәрмәделәр.

Пәнҗешәмбе Испаниядә диктатор Франсиско Франко сөякләрен ватандашлар сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә төзелгән хәтер үзәгеннән Мадрид янындагы гаилә каберлегенә күчерделәр. Аны хатыны янына җирлиләр.

RTVE каналы бу вакыйганы турыдан-туры эфирда күрсәтте.

Эксгумация һәм җирләүдә диктаторның туганнары, юстиция министры һәм премьер-министр вәкиле, мәхкәмә тикшерүчесе, дәүләт җирләү бюросы вәкиле генә катнашты. Журналистларны һәм башка халыкны каберне ачу урынына кертмәделәр.

Франко калдыкларын дәүләт тамгалары сугылмаган табутка салып алып чыктылар һәм боралакка куйдылар. Боралак табутны яңа җирләү урынына китерде.

Испания хөкүмәте Франко сөякләрен башка урынга күчерү турында карарны былтыр августта кабул иткән иде. Туганнары каршы булды, ләкин Югары мәхкәмә аларның шикаятен канәгатьләндермәде.

Франко 36 ел буе каудильо - Испаниянең югары хакиме булды. 1936-1939 еллардагы ватандашлар сугышыннан соң ул илдә уңчы диктатор режимы урнаштырды һәм үлгәнче, 1975 елга кадәр идарә итте.

Үлеменнән соң ул Корбаннар комплексында җирләнде. Үзе исән чагында төзелгән ул үзәктә зур мәйдан һәм чиркәү бар, ул Испан ватандашлар сугышы корбаннары истәлеге төзелде.

Диктаторны җирләү урыны Испаниядә уңнар һәм суллар арасында сәяси каршылыкларга китерде. Мартта илнең социалистик хөкүмәте июньнән дә калмый Франко сөякләрен Мадрид янындагы Эль-Пардо зиратына күчерергә вәгъдә бирде. Франконың гаиләсе Мадрид үзәгендәге чиркәүдә җирләргә теләде. Әмма аланың бу мөрәҗәгатен хөкүмәт кире какты, шәһәрнең туристик үзәге диктаторга табыну урыны булдырырга теләмәде.

XS
SM
MD
LG