Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәме турында мәкаләсе өчен Рөстәм Батровка җинаять эше яный


Рөстәм Батров
Рөстәм Батров

Казанда элекке имам Габдерәүф Зәбиров һәм тагын берничә мөселман Татарстан прокуратурасыннан матбугат чараларында Корбан бәйрәмен начар яктан күрсәткәне өчен Рөстәм Батровка каршы җинаять эше ачуны сорый. Батров бу кемнеңдер кушуы белән эшләнгән дип фаразлый.

"Миргазиян” мәчетенең элекке имамы Габдрәүф Зәбиров Татарстан прокуратурасыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең элекке урынбасары Рөстәм Батровны Корбан бәйрәме турында "Бизнес Онлайн"да чыккан мәкаләсен тикшерүне һәм аңа карата җинаять эше ачуны сорый.

Зәбиров сүзләренчә, прокуратурага шулай ук дистәләгән мөселман мөрәҗәгать иткән. Алар Батров мәкаләсе дини гореф-гадәтләрне үтәүче мөселманнарның намусын, абруен кимсетә дип саный һәм аңа карата Җинаять кодексының 129.1 маддәсенең 5не өлеше, 148нче маддәсе, 282нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә җинаять эше ачуны сорый.

"Мәкаләдә исламның артта калу идеясе алга сөрелә, Корбан бәйрәменең башлангыч асылы югалган, ашказанын туйдыру өчен йөз меңләгән гаепсез бәрәннәр юкка үтерелә, Корбан бәйрәме каршылыклы бәйрәм, аңа сивил җәмгыятьтә урын юк дип белдерелә", дигән прокуратурага язучылар.

Монна тыш, алар "Бизнес онлайн"га карата да, киләчәктә дин кешеләренең хисләрен кимсетүче, дошманлык уятучы мәкаләләр язуны туктатсын өчен, прокурор чаралары күрүне сорый.

Габдерәүф Зәбиров Idel.Реалиига белдерүенчә, прокуратурага мөрәҗәгать - "Русия мөселманнары позициясе".

Моннан тыш, Татарстан прокуратурасыннан Рөстәм Батровның "Бизнес онлайн"да былтыр августта чыккан "Бохари кяферләрнең балаларын үтерергә һәм ашаганнан соң чит кешеләрнең кулларын яларга чакырган" дип аталган мәкаләсен тикшерүне дә сорыйлар. Idel.Реалии мәгълүматынча, гаризалар тикшерү комитетына тапшырылган.

Рөстәм Батров прокуратурага мөрәҗәгатьләр кемдер кушуы белән язылган булырга мөмкин ди.

"Прокуратурага гаризалар полемика алып бара белмәүне күрсәтә. Үз текстымда мин ислам нормаларына рациональ карау мәсьәләсен күтәрдем. Исламда Ураза бәйрәм алдыннан сәдакә бирелә, ризык урынына акча бирергә дә ярый. Мәкаләдә мин ни өчен Корбан бәйрәмен дә рационализацияләргә, ягъни бәрәнне акча яки башка ярдәм белән алмаштырырга ярамый дигән сорау куям. Корбан чалудан бөтенләй баш тартырга кирәк түгел, ләкин шундый хәлләр була, кешеләр корбан итен кая куярга белми. Бәлки, кемдер моның белән килешмәс, әмма бу прокуратурага йөгерү өчен сәбәп була аламы?", ди Рөстәм Батров.

Аның сүзләренчә, бу узган гасырның 37нче елларын хәтерләтә. "Бүген син башканы җинаять эшенә тарттыруны чакырасың, ә иртәгә үзеңнең артыңнан килергә мөмкиннәр. Бу безнең халыкны һәм мөселманнарны бизәми", ди Батров.

Ул шулай ук Зәбировның һәм башка мөселманнарның гаризалары сүзмә сүз күчерелеп язуына да игътибар итә һәм бу кемнеңдер кушуы белән эшләнгән булырга мөмкин дип фаразлый. Алар башка мәкаләләрдә телгә алынган Сарытау кешеләре булырга мөмкин ди Батров.

Татарстан прокуратурасында Габдерәүф Зәбировның һәм башка мөселманнарның мөрәҗәгате Татарстан эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән дип хәбәр иттеләр.

XS
SM
MD
LG