Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тылсымлы куллар" балалар журналы ябыла


Журналның баш мөхәррире әйтүенчә, аны чыгарырга акча юк.

Татарстанда 2011 елдан бирле чыгып килгән "Тылсымлы куллар" балалар журналы ябыла. Бу турыда Азытлыкка басманың баш мөхәррире Ландыш Фазуллина хәбәр итте. Фазуллина әйтүенчә, журнал аны чыгарырга акча булмау сәбәпле ябыла.

"Журнал 2011 елдан бирле, иганәчеләр ярдәме белән чыгып килде. Башлаганда йөздән артык кешегә һәм оешмага хатлар язган идек, шуларның бишесе ярдәм кулы сузды. Беренче 100 мең сум акча шулай тупланды. Аннары без Татарстан яшьләр министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып 200 мең сум ярдәм оттык, без бу форумга тәкъдим ителгән эшләр арасында бердәнбер татарча проект идек. Тагын шундый бәйгеләр аша ярдәм ала алдык. Мәсәлән, Инновацион идея бәйгесендә 50 мең сум ярдәм алдык, “Многоликая Россия” бәйгесендә өч мәртәбә күпмедер күләмдәге акча белән бүләкләндек", дип сөйләде мөхәррир.

Журналның бер санын чыгарыр өчен 50-60 мең сум акча кирәк. 2012 елның гыйнварыннан ул ике айга бер, июленнән айга бер мәртәбә чыкты. Тиражы 700дән 1700 кадәр үсте.

"Хөкүмәттән ярдәм бер тапкыр булды, башлагандагы 100 мең сумның 50 меңен Татарстан президенты идарәсеннән бирделәр. Ул мин хатлар язып сорагач булды. Башлагандагы акчаларга без иң кирәкле әйберләр алдык – өстәл, компьютерлар, фотоаппарат, нетбуклар һәм башкалар. Акчаның яртысы реклам бирүгә китте, безне ул вакытта беркем дә белми иде, реклам ясап, абүнәчеләр санын арттыра алдык”, дип сөйләде Ландыш Фазуллина.

Мөхәррир әйтүенчә, журнал үзенең чыгымнарын үзе каплап барырлык дәрәҗәдә булган. Типография, почта, дизайнер, рәссам, корректор һәм башка хезмәтләр абүнә кеременнән түләнгән. Шул ук вакытта алар иганәчеләр белән дә эшләгән.

“Бәйрәмнәр, бәйгеләр уздырганда безгә иганәчеләребез ярдәм итә иде. Мәгълүмәти иганәчеләребез дә булды. Беренче чыга башлаганнан бирле безгә материаллар тәкъдим итүче "Сабыйлар" балалар үзәге, Милли музей, "Көңгерә", "Егоза", соңгы алларда "Бала-сити" үзәкләре белән эшләдек, аларның материаллары даими басылып килде. "Коръән Нуры" дигән хәйрия фонды мәгълүмәти дә, материаль яктан да иганәчебез булды, "Ярдәм" мәчете финанс ягыннан да, редакцион подписка белән дә ярдәм итте. Акчалата булмаса да, бүләкләр белән ярдәм иткән дусларыбыз күп булды. Гомумән, ярдәмчел кешеләрнең күплегенә мин ышандым", дип сөйләде Ландыш.

Ләкин соңгы вакытта язылу кимеп, журнал ябылу дәрәҗәсенә калган.
"Хәл аеруча мөшкелләнә башлагач, мәдәният министрлыгына хат әзерләп, берничә депутатка хат әзерләп бардым, әмма хатларның да, очрашуларның да бернинди нәтиҗәсе булмады, кызганыч", ди ул.

Соңгы ярты елда, акча җиткерә алмагач, мөхәррир журналны чыгаруга үз кесәсеннән түләргә мәҗбүр булганын, дизайнер ялларга мөмкинлек булмаганлыктан, аның эшен дә үзе эшләп барганын сөйләде.

Ландыш Фазуллина сүзләренчә, журналның ябылуын белмичә, аңа язылырга дип почтага барган кешеләр языла алмый, аптырап, аңа шалтыраталар.

"Журнал әле рәсми төстә ябылмаган, шушы көннәрдә ябылырга тиеш. Әле игълан итмәгән идем, бүген игълан итәргә мәҗбүр булдым, чөнки бик күп шалтыратулар, язулар, хатлар килә башлады. Аларны билгесезлектә тотып булмый", дип сөйләде мөхәррир.

Шулай да Ландыш Фазуллина өметен өзми, бәлки бер-ике елдан журналны кире тергезеп булыр, ди. "Зарланасы килми, эшләргә тырыштым, ябасы килмәгән иде, ничек тә яшәтәсе килгән иде. Өметемне сүндерәсе килми, акча табылса, журналны яңадам бастырып чыгарырга мөмкинчелек бар. Мин аны берәр акчасы булган оешмага, асрамага бала биргән шикелле биреп, яшәтүгә риза булыр идем, алар аны чыгарсалар", ди Фазуллина.

XS
SM
MD
LG