Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай краенда юл казасында сигез кеше һәлак булган


Тагын сигез кеше зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган.

Алтай краенда олы юлда ике микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булган. Ике микроавтобуста барлыгы 16 кеше булган, дип хәбәр итте ТАСС төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып.

Алты кеше урында үлгән, берсе ашыгыч ярдәм машинасында, тагын берсе – Калман район хастаханәсендә үлгән. Тагын сигез кеше җәрәхәтләр алган.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, каза иртәнге дүртләрдә Топчихин районында Барнаул-Рубцовски юлының 74 чакрымында булган. Nissan Presage автомобиле Барнаулдан Алейски шәһәренә таба хәрәкәт иткән, ул каршы як юлына чыккан һәм каршыга килүче Fiat Ducato автомобиле белән бәрелешкән.

РИА Новости мәгълүматынча, Ducato микроавтобусында Кабаково авылының "Сударушки" фольклор төркеме артистлары булган.

Nissan машинасында йөртүченең туганнары булган.

Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган, бишесе авыр хәлдә. Юлның каза булган урыныда реверсив хәрәкәт оештырылган.

XS
SM
MD
LG