Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал артындагы хәрби бүлектә үтерүнең сәбәбе "бабайлык" булырга мөмкин


Хәрби полиция тарафыннан тоткарланган Рамил Шәмсетдинов
Хәрби полиция тарафыннан тоткарланган Рамил Шәмсетдинов

Медиа мәгълүматына күрә, үтерелгән офицерларның берсе берничә ел элек тә хәрбирләре мыскыл иткән булган.

Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә сигез кешенең үтерелү сәбәбе "устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр" ("бабайлык" – "дедовщина") булырга мөмкин дип хәбәр ителә. Бу хакта 72.ru порталы берничә ел элек 54160 санлы хәрби бүлектә хезмәт иткән бер хәрбигә сылтанып яза.

Исеме әйтелмәгән хәрби сүзләренчә, үтерелгәннәр арасында булган лейтенант хәрбиләрне даими кимсеткән - уставны ятларга мәҗбүр итеп йокларга бирмәгән, үзенең гамәлләре өчен үч алган.

Журналистлар белән сөйләшкән хәрби сүзләренчә, ул атышны оештырган Рамил Шәмсетдиновны шәхсән белмәгән. 72.ru порталы чыганаклары белдерүенчә, бу үтерүдән соң хәрби бүлектә вакытлыча ялга җибәрүләр бетерелгән, атышны оештыручының телефонын эзлиләр.

Mash телеграм-каналы язуынча, беренчел тикшерүләр нәтиҗәсендә бу хәрби бүлектә устав кысаларыннан чыккан тискәре мөнәсәбәтләр булуы расланган. Басма мәгълүматынча, Шәмсетдинов җитез гаскәр төркеме хәрбиләренә ут ачкан. Төркемнән өч кеше исән калган, дип хәбәр итә Mash.

Baza басмасы язуынча, устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр әлегә тикшерүнең төп версиясе булып тора. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү маддәсе нигезендә эш ачылган.

  • Үтерү 25 октябрь кичендә каравыл алышынганда булган. Сигез кеше үлгән, икесе җәрәхәтләр алган. Һөҗүмче – Чита районындагы ремонт-техник базаның хәрби хезмәткәре Рамил Шәмсетдинов – тоткарланган, аның белән тикшерүчеләр эшли. Саклану министрлыгында хәрбинең шәхси проблемнары аркасында "нерв ычкынуы" булырга мөмкин дип фаразлыйлар.
XS
SM
MD
LG