Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальный штабы башлыгы Эльвира Дмитриева вафат


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева

Активист озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

Бүген, 26 октябрь, 41 яшендә Алексей Навальныйның Казан штабы координаторы Эльвира Дмитриева вафат булды. Бу хакта Казан штабында хәбәр иттеләр.

"Озакка сузылган авырудан соң безнең штабның координаторы Эльвира Дмитриева вафат булды. Ул штабта ачылыштан башлап эшләде һәм командабыз эшен соңгы көнгә кадәр җитәкләде. Казан хезмәткәрләре исеменнән Эльвираның гаиләсенең һәм аның туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Без аның белән өч елга якын эшләдек һәм аның нинди игелекле һәм ярдәмчел кеше булуын беләбез. Без аны сагыначакбыз. Шундый авыр югалтуга карамастан, штаб эше дәвам итәчәк. Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт", - диелә штаб хәбәрендә.

Мәрхүмә белән хушлашу урыны һәм вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.

XS
SM
MD
LG