Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кургандагы конференция татар мәсьәләсенә багышланды


Кургандагы конференция татар мәсьәләсенә багышланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Кургандагы конференция татар мәсьәләсенә багышланды

Курган өлкәсендә Урал арты һәм көньяк Урал татарлары тарихына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясендә җирле татарларның киләчәгенә кагылышлы проблемнар күтәрелде.

23-24 октябрьдә Курган өлкәсе Сафакүл авылында Курган, Омски, Чиләбе, Киров өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстан, Марый иле республикаларыннан килгән төбәкчеләр, тарихчылар катнашуында “Урал арты һәм көньяк Урал татарлары: тарих һәм замана. Сафакүл районы: мәдәният һәм тарих проблемнары” дип исемләнгән, җирле татарлар тарихына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе узды.

Чыгыш ясаучылар үз авыллары тарихыннан тыш, бүгенге проблемнарны да күтәрде. Иң актуаль проблемнарның берсе - телне саклап калу мәсьәләсе. Урал арты халыклар ассамблеясы рәисе Владимир Уфимцев сәламләү сүзен “әссәламү галәйкүм” дип башлады. Аның фикеренчә, татарлар күпләп яшәгән районнарда татар телен өйрәнү бик мөһим.

Владимир Уфимцев
Владимир Уфимцев


"Сан ягыннан татар халкы Русиядә һәм Курган өлкәсендә икенче урында тора. Мин үзем Омски өлкәсендә тудым һәм татарлар белән балачактан ук таныш, чөнки туган авылым ике татар авылы арасында урнашкан иде. Татарлар бер-беренә кунакка йөргәндә әбием янына кереп чыгалар иде. Әле дә исемдә, әбиемнең аларга каты чәй ясап бирүләре. Шул вакыттан бирле татарларның сыйфатлы чәй эчәргә яратканын беләм.

Конференциягә килгәндә, монда туплаган мәгълүмат үз халкын яраткан һәр кеше өчен бик мөһим булачак. Ә иң мөһиме, бүгенге көндә туган телне өйрәнү кирәк. Бигрәк тә хәзер, Русия думасы телләр законына үзгәрешләр керткәч. Әгәр ата-ана үз баласының татар телен өйрәнүен тели икән, гариза язып мәктәп белән килешүгә карап, баласына ике сәгать тә, өч сәгать тә укыта ала. Халыклар ассамблеясенда без бу мәсьәләне өйрәндек һәм татарлар компакт яшәгән җирлектә бала татар телен әйбәт белсен өчен татар теле дәресе атнасына ике сәгатьтән дә ким булырга тиеш түгел дигән нәтиҗәгә килдек", дип сөйләде Уфимцев. Аның бу фикерен күтәреп зал дәррәү кул чапты.

Татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов әлеге конференцияне бу җирлек өчен башлангыч дип атап була диде.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов


“Беренчедән бу бик акыллылар һәм белемлеләр җыелышы түгел, ә алга таба да бу теманы өйрәнергә теләүчеләрнең фикер алышу мәйданчыгы. Шул сәбәпле, биредә галимнәр, төбәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре дә катнаша. Әлегә бу олы масштаблы фәнни түгел, ә төбәкне өйрәнүгә юнәлтелгән конференция, ләкин перспективада ул масштаблы фәнни конференциягә әверелер дип өметләнәбез. Икенчедән, 90-нчы елларда төрле нәрсәләр булды: митинглар, кычкырулар һәм ансы да кирәк иде, һәм бүгенге көндә дә кирәк кайвакытта. Ләкин әлеге конференциядә, аңларга кирәк, татарлар тарихы дип исеме сайланса да, бу район – татар һәм башкорт районы. Ике халык бу җирлектә бик тату яшәп ята. Киләчәктә башкорт халкы тарихын да күздә тотачакбыз, хәтта шушы конференциядә дә башкорт авылларына багышланган темалар бар. Хәзерге көндә милләтләрне һәм авылларны саклау өчен ике нәрсә кирәк. Беренчесе: күбрәк балалар тудырырга, һәр гаиләдә өч баладан да ким булмасын. Бу демографик якны күздә тоту һәм ул бөтен милләтләргә дә кагыла. Кытай янәшәдә генә, шуңа күрә никадәр күп бала тапсак-шул хәтле яхшырак. Икенчесе: саннан сыйфатка күчәргә, ягъни балаларыбызны саләмәт, акыллы һәм көндәшлекка яраклы итеп тәрбияләү. Монда үз туган телеңне белү дә, үз тарихыңны белү дә, янәшәдә яшәүче барлык халыкларны хөрмәт итеп яшәү дә, патриотик яктан дөрес тәрбияләнү дә керә. Шулай булса, безгә хөкүмәтне дә, беркемне дә сүгәргә туры килмәячәк. Бу мәсьәләләрне хәл итә алсак, безнең киләчәгебез бар. Күптән түгел генә Омски якларында булып кайттым, анда авыллар буш тора. Бер авылда 60 гаиләгә бер бала, аны 50 чакрым ераклыкка укырга йөртәләр. Моңа инде әлбәттә халык түгел, дәүләт гаепле", диде Борһанов.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Курган дәүләт университетының Һуманитар институты мөдире Денис Маслюженко Курган өлкәсендә моңа кадәр татарлар тарихына кагылышлы конференцияләр уздырылса да, анда урыс төбәкчеләренең генә катнашканын әйтте һәм татар төбәкчеләре ярдәменнән башка күп сорауларны чишү бик авыр булганын белдерде.

Денис Маслюженко
Денис Маслюженко



"2011 елның апрелендә Курган дәүләт университетында Урта гасыр һәм Көнбатыш Себер татарларын тарихына багышланган беренче конференция уздырылган иде. Ул вакытта, бу мәсьәлә белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче тарихчыларның булуын, әмма төбәкчеләрнең булмавын искә алдык. 2011 елдан башлап һәр елны Курганда төбәкчеләр белән җыела башладык, ләкин фикер алышу өчен үз рәтләребезгә төрки төбәкчеләрне чакырсак та, никтер гел урыслар гына җыела иде. Ниһаять, сигез елдан соң Сафакүлдә мондый конференция оештырылды. Бу дөрестән дә бик мөһим, чөнки безнең (татар, башкорт – ред.) төбәкчеләрдән башка төрки тарихында булган сорауларга җавап табу бик авыр һәм хәтта мөмкин дә түгел", дип чыгыш ясады Маслюженко.

Төбәкчеләр әйтүенчә, биредәге авылларның, яшәүче халыкларның тарихын ачыклау эшендә, эпиграфия, ягъни борынгы кабер ташларындагы язулар зур өлеш кертә. Узган елны Татарстаннан бер төркем төбәкчеләр Курган өлкәсенең татар районнарында экспедициядә булып кайтты. Җентекләп Сафакүл, Әлмән һәм Звериноголовское районнарында табылган 200дән артык кабер ташлары өйрәнелде. Алар арасында 1780не елдагы ташлар да бар. Кабер ташлары гадәттә "Бисмилла" сүзе белән башлана, алар кемнең җирләнгәнен әйтеп бирә, ул кеше бу якларга каян килеп урнашкан, ничә яшендә вафат булганы ачыклана: "Татарстанда бу эш буенча совет оештырырга ниятлибез. Эш өч юнәлеш буенча алып барылачак. Беренчесе, эпиграфик һәйкәлләрне саклау һәм өйрәну, икенчесе, зиратларны тәртипкә китерү һәм өченчесе, танылган милләттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтеләчәк", диде Борһанов.

Маслюженко да үз чыгышында эпиграфияне телгә алды. Аның әйтүенчә, борынгы кабер ташлары кара базарда кыйммәтле булып санала, шуңа күрә “кара” казучылар бу мәсьәләдә зур зыян сала: “Берничә ел элек могҗизалы дип атап булган ачыш ясадык. Курган шәһәренең антиквариат кибетенә борынгы ташларның берсен китерделәр. Бәхеткә, ул ташны безнең институтта укучы студент күреп алды. Һәм ул ташны ачыклый башлагач, аның Курган өлкәсендә табылган, Төрки каганат чорының язуы белән тамгаланган таш икәне ачыкланды. Мәдәни мирасны саклау күзлегеннән караганда, “кара” казучылар котычкыч зыян сала. Тарих өчен бик әһәмиятле булып саналган материаллар читкә җибәрелә”, диде ул.

Омск өлкәсе Тара районыннан килгән төбәкне өйрәнүче, Тара шәһәренең Дуслык йорты татар мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлшат Сатышева авылларында мәктәпләрнең ябылуы хакында әйтеп узды һәм алга таба уңай якка үзгәрешләр булмаса, Тара районында урнашкан татар авылларына юкка чыгу күренеше янаячак дип белдердее:

Конфепциядә катнашучылар
Конфепциядә катнашучылар

"Безнең районда татарлар күпләп яшәгән биш авыл бар. Иң катлаулы булган проблемнарның берсе - кечкенә авылларда башлангыч мәктәпләрнең ябылуы һәм балалрны үзәк булып саналган авыл мәктәпләренә күчерү. Шул үзәк башка авылларга 15-20 чакрым ераклыкта урнашкан. Балаларны исә мәктәп автобусы белән алып баралар. Иртән барлык укучыларны җыеп китәләр дә, кичен генә кайтаралар. Югары сыйныф укучылары укуны сәгать көндезге өчләрдә тәмамласа, беренче сыйныф укучылары сәгать 11дә тәмамлый. Мәктәп автобусы авылга берничә тапкыр кайтып йөреми, шуңа күрә укуны иртәрәк тәмамлаган балалар кичкә кадәр көтеп утырырга мәҗбүр. Мәктәптә ашату түләүле, ата-аналар бер ашау өчен генә түли. Үзләре белән капкалап алу өчен ризык салсалар да, әле үсә барган бала организмы иртәннән кичкә хәтле бер тапкыр гына ашый диярлек булып чыга. Гаилә корырга җыенган яшьләр өчен бу факторлар зур роль уйный. Шул сәбәпләргә бәйле, авылда яшьләр дә калмый, зур шәһәрләргә күчеп китү ягын карый.

Конференция дүрт секциядән торды. 52 чыгыш тыңлап узылса да, нотыкчыларның күбесе туган телдә сәлам генә бирде, төп чыгышларында урыс телендә сүз тотты.

Конференциядә катнашкан "Русиянең татар авыллары” оешмасы рәисенең урынбасары Фәгыйть Фазылов бу күренешкә карата, чыгышлар тәмамланганнан соң, аерым сүз сорап алып сәхнәдән тәкъдим буларак үз фикерен белдерде: “Үз авылыгызның тарихын өйрәнүе бик куандыра. Киләчәккә сезгә киңәш буларак, туган телегездә сөйләшергә (чыгыш ясарга-ред.) тырышыгыз. Үзегезне башкорт дип саныйсыз икән-башкортча чыгыш ясагыз, татар икәнсез-татарча. Тел югала, милләт югала дип әйтәбез, ә телне, милләтне саклауда, минемчә безгә милли горурлык җитми кебек тоела. Ә милли горурлык үткәнебезнең тарихын белгән очракта гына барлыкка килә ала”.

Шул сүзләргә кушылып Альберт Борһанов шагыйрь Әнгам Атнабаевның
"Татармы син, башкортмы син,
Анда түгел мәсьәлә.
Башкорттан да, татардан да
урыс туа - вәт бәла! дигән шигырь юлларын искә алып узды.

Конференция резолюция кабул итү белән тәмамланды. Яңа мәгълүмат тупланган саен конференция даими оештырылачак дип әйтелде. Киләсе фәнни чараны Екатеринбур галимнәре үз җирлегендә оештыру теләген белдерде.

XS
SM
MD
LG