Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсендәге мунчаны яклаучылар белән сак ширкәте кешеләре арасында бәрелеш булган


Казанның Дәрвишләр бистәсендәге кешеләр мунчаны саклап калырга тырыша
Казанның Дәрвишләр бистәсендәге кешеләр мунчаны саклап калырга тырыша

Мунча бинасын җимерүдән яклар өчен кешеләр төне буе чиратлашып кизүдә торган.

28 октябрь иртәсендә Дәрвишләр бистәсендә "Застава" хосусый сакчылар ширкәте вәкилләре һәм мунча бинасын саклап калырга теләүче активистлар арасында бәрелеш булган. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә. Активистлар 1949 елда салынган мунчаны җимермәсеннәр өчен төнлә дә кизүдә тора.

Активистлар койманы каерып алып мунчаны җимерү эшләрен тукта алды
Активистлар койманы каерып алып мунчаны җимерү эшләрен тукта алды

"Защита" хосусый сакчылар ширкәте вәкилләре кешеләргә көч кулланып, уратып алынган коймалар ягына этеп чыгарган. Активислар төшергән видеода сакчыларның һөҗүм итү очрагы теркәлгән. "Застава" сакчылар ширкәтенең башлыгы Сергей Толстыхка охшаган кеше камерага суга һәм видеога төшерү туктатыла. Кешеләр таралмый, эшчеләр активистлар бәреп кергән койма урынын яңадан тәртипкә китерә башлаган.

27 октябрь төнендә мунча бинасы җимерелә башлады. Дәрвишләр бистәсе кешеләре койманың бер урынын каерып алып, бина янына үтеп керә алды һәм җимерү эшләре тукталды.

Мунча бинасы янында ни өчен бина җимерелүе, аның урынына нәрсә төзеләчәге турында бернинди дә мәгълүмат юк. Бу хакта белдерү тактасы да урнаштырылмаган, кешеләргә мунча бинасын җимерергә рөхсәт иткән документлар да күрсәтелми. Җир кишәрлеге хуҗасы, аның вәкилләре Дәрвишләр бистәсе кешеләре белән очрашмады. Казанның Совет районы хакимияте вәкиле 26 октябрьдә Дәрвишләр бистәсендәге мунча урынында нинди төзелеш эшләре барганын белмим дип белдерде.

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге мунча 1949 елда төзелгән. Ул 2014 елга кадәр эшләгән.

XS
SM
MD
LG