Accessibility links

"Казан" һава аланыннан беренче тапкыр кыйтга-ара очышлар башкарылачак


"Казан" һава аланы
"Казан" һава аланы

"Казан" һава аланы кышкы вакытта күчте, эчке һәм читкә очышлар җәдвәле гамәлгә керде.

30 октябрьдә нигездә Үзәк һәм Көнчыгыш Европада очышлар башкарган Wizz Air ширкәте Казан-Будапешт арасында оча башлый. Очышлар һәр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Airbus A320 очкычында башкарылачак.

1 ноябрьдән Azur Air һава ширкәтенең Казан-Ла-Романа (Доминикан республикасы) рейслары ачылачак. Бу — Татарстан тарихында беренче кыйтга-ара очыш. 520 кеше сыйдырышлы Boeing-777−300 Кариб диңгезендәге утрауга ике атнага бер очачак.

"Уральские авиалинии" очкычы исә Казаннан Кытайның Харбин шәһәренә Екатеринбурда тукталыш белән очачак. Шулай ук кышкы вакытта "Уральские авиалинии", Royal Flight, AZUR air, Pegas Fly, Red Wings һава ширкәтләре Казаннан Төркиянең Анталья шәһәренә рейслар ача. Red Wings һава ширкәте ноябрь-март айларында Казан-Истанбул арасында да чартер планлаштырган.

"Якутия" һава ширкәте очкычлары Казаннан Якутскига оча башлаячак. Рейслар Екатерибурда тукталыш белән һәр якшәмбегә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG