Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Алексей Навальный "Московский школьник" ширкәтенә 29 млн сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Мәскәүнең Артибраж мәхкәмәсе "Московский школьник" ширкәтенең шикаятен канәгатьләндерде. Алексей Навальный, Любовь Соболь, Коррупциягә каршы көрәшүче фонд, тулаем алганда, "Московский школьник" ширкәтенә якынча 88 млн сум түләргә тиеш дип табылган.

Мәскәүнең Арбитраж мәхкәмәсенең хөкемдары Евгения Кисилева шәһәр мәктәпләрен ризык белән тәэмин итүче "Московский школьник" ширкәтнең шикаятен канәгатьләндерде.

"Открытые медиа" хәбәр итүенчә, мәхкәмәдә җавапка тартылучы Алексей Навальный, Любовь Соболь, Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) якынча 88 млн сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Мәхкәмә шулай ук алардан "Московский школьник" ширкәтенең исеменә тап төшергән мәгълүматлардан баш тартуны таләп иткән.

Җавапка тартылучылар арасында шулай ук "Московский школьник" ширкәтендә элек эшләп киткән, Алексей Навальный видеосында мәктәп балаларына сыйфатсыз ризык ашаталар дип интервью биргән Наталья Шилова да бар. Мәхкәмә аңа карата бернинди дә карар чыгармаган.

"Московский школьник" башта җавапка тартылучылардан 1,5 млрд сум түләүне таләп итте. Бу суммага абруйга төшерелгән тап аркасында югалткан керемнәр дип аңлатылды.

Коррупциягә каршы көрәш фонды "Московский школьник" турында тикшерү видеосын 2019 елның февралендә чыгарды. Наталья Шилова "Московский школьник" ширкәте Евгений Пригожин белән бәйле дип сөйләде. Соңыннан Шилова бу сүзләреннән баш тартты, аның бу аңлатмасые Пригожинга бәйле матбугат басып чыгарды.

XS
SM
MD
LG