Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Брекзитны кичектерү турында килеште


Борис Джонсон Европа берлеге баш фатирында
Борис Джонсон Европа берлеге баш фатирында

Европа берлеге илләре Брекзитны — Британиянең берлектән чыгуын 3 айга, 2020 елның 31 гыйнварына кадәр кичектерү турында килеште.

Бу турыда Twitter-да Дональд Туск хәбәр итте.

Британия парламенты бу илнең Европа берлегеннән чыгуын 31 гыйнварга кадәр расласа, Брекзит иртәрәк тә була ала.

Формаль рәвештә Брекзитны кичектерү турында Европа берлеге илләренең Брюссельдәге илчеләре карар итәргә тиеш. Reuters белдерүенчә, бу сишәмбе йә чәршәмбе булырга мөмкин.

Европа берлеге карары узган җомгада ук көтелгән иде, әмма, кайбер чыганаклар белдерүенчә, Франциянең икеләнүе аркасында ул кичектерелде.

Британия премьеры Борис Джонсон Брекситны кичектерүгә каршы һәм илне килешүсез генә дә 31 октябрьгә Европа берлегеннән чыгарырга әзер иде. Әмма парламент аңа Европа берлегеннән кичектерү сорарга кушты.

Брекзит башта 28 мартка билгеләнгән иде. Ул инде өченче мәртәбә кичектерелә.

Британия парламенты Европа берлегеннән килешүсез чыгуга гел каршы чыга, шул ук вакытта килешүне расламый да, яки, соңгы очракта, аны раслауны суза.

Шул ук вакытта Брекзитка каршыларның тавышы аннан баш тарту яки яңа референдум уздыру өчен җитәрлек түгел.

XS
SM
MD
LG