Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Исемнәр кайтару" чарасы уза


"Исемнәрне кайтару" чарасы
"Исемнәрне кайтару" чарасы

Бүген һәм иртәгә сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары һәм митинглар Русиянең 35 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да оештырыла.

Бүген Мәскәүдә Сәяси золы корбаннарын искә алу көне алдыннан 13нче тапкыр "Исемнәрне кайтару” чарасы уза. Мәскәүдә Лубянский мәйданында Соловецкий ташы янында иртәнге сәгать 10нан кичке сәгать 10га кадәр совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәре укыла. Чара 13нче тапкыр уздырылуга карамстан, укылмаган исемнәрнең әле яртысына да җитмәгәннәр. Мәскәүдә генә дә 40 меңнән кеше атылган.

Чараны оештыручы "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы белдерүенчә, узган елны акциядә биш меңгә якын кеше катнашкан. Күпләр чараны туры элемтә аша оешманың рәсми сәхифәсендә карыйлар.

Бүгенге көндә "Исемнәрне кайтару" Мәскәүдә Сталин терроры корбаннарын искә алучы бердәнбер чара.

"Мемориал" мәгълүматларына караганда, бүген һәм иртәгә искә алу чаралары һәм митинглар Русиянең 35 шәһәрендә, шулай ук Русия тарафыннан басып алынган Кырымда, Варшауда, Нью-Йоркта, Мински, Лондон һәм Прагада узачак.

Казанда бу чара 30 октябрь көнне Ленин бакчасында сәяси золым корбаннарын искә алу һәйкәле янында узачак.

XS
SM
MD
LG