Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Мәскәүнең азык-төлек чикләүләре аркасында русияләр елга 445 млрд югалта


Мәскәү 2014 елда азык-төлек чикләүләре керткәннән соң бәяләр арту аркасында Русия кулланучылары ел саен 445 млрд сум югалта һәм бу чикләүләр өчен үз кесәсеннән түли.

Русия халык хуҗалыгы һәм һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Икътисади һәм финанс тикшеренүләре һәм эшләре үзәге икътисадчылары бергәләп уздырган тикшеренүдә шундый нәтиҗә ясала. Бу турыда “Коммерсантъ” газеты яза.

Тикшеренү авторлары 2018 елда чикләүләр исемлегендәге азык-төлекнең бәясен, күпме кулланылуын һәм сатуга күпме чыгарылуын 2013 елдагы белән чагыштырган. Моның өчен Росстат, Евромонитор һәм БМО мәгълүматын да кулланган.

Кулланучыларның еллык барлык югалтулары 445 млрд сум, ягъни Русиянең һәрбер ватандашына бүлеп исәпләгәндә, бер кешегә 3 мең сум дип исәпләнгән.

Бу фәкыйрьлек чигендәгеләр өчен туклану чыгымнарының 5 процентка артуына тиң. Бу акчаның 84 проценты Русия җитештерүчеләре файдасына, 3 проценты импортлаучылар файдасына киткән, 13 проценты Русия икътисады өчен чиста югалту булган диелә.

Тикшеренү йомгагында язылганча, импортны алыштыру сәясәте сәнәгатьнең кайбер тармакларына уңай тәэсир итсә дә, бу бәяләрне үзгәртү өчен җитәрлек түгел.

XS
SM
MD
LG