Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Рамил Шәмсетдинов белән офицер арасында низаг булган


Кулга алынган Рамил Шәмсетдинов
Кулга алынган Рамил Шәмсетдинов

Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге фаҗигане тикшергән Русия Саклану министрлының комиссиясе 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның офицерларның берсе белән шәхси низаг булган.

Бу хакта РБК үз чыганакларга таянып хәбәр итә. Чыганакларын берсенең мәгълүматларына караганда, комиссия уставтан тыш мөнәсәбәтләр, кыйнау, мыскыллау һәм физик көчләүләр булган дигән версияне раслмаган. Әмма матбугатка сөйләгән кеше атышка "каравалда тору хезмәте вакытында солдталарга артык психик басым ясалу " китерергә мөмкин дип аңлаткан.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге каравыл алышынганда хәрби хезмәткәр Рамил Шәмсетдинов сигез кешене атып үтерде. Ике кеше җәрәхәтләр алды. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка биргән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

XS
SM
MD
LG