Петицияне Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы, “Сибай, сула!” иҗтимагый төркеме җитәкчеләренең берсе Эдуард Кадыров әзерләгән. Аның фикеренчә, РМК планнарын гамәлгә ашыру 500 меңнән артык кеше яшәгән төбәкне сусыз калдырырга мөмкин.
Петиция Русия президенты Владимир Путинга, Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга һәм табигый байлыклар министры Дмитрий Кобылинга адресланган.
2019 ел башында РМК төркеменә керүче “Александринский тау-мәгъдән ширкәте”нең Әбҗәлил районындагы Салават кишәрлегендә бакыр чыгарырга 25 еллык лицензия алуы турында хәбәр ителгән иде.
Кадыйров Магниторскины су белән тәэмин итүче Кече Кызыл һәм Сибайны су белән тәэмин итүче Зур Кызыл елгалары башланган бу урында бакыр чыгару ул елгаларның пычрануына һәм болай да экологик проблемгаргы чумган әлеге шәһәрләрнең хәле тагын да начараюга китерәчәк ди.