Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәяси репрессияләргә каршы ялгыз пикет узды


Пикетта катнашучы
Пикетта катнашучы

Чара сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.

Казанда "Яблоко" партиясе активистлары һәм тарафдарлары бүгенге сәяси репрессияләргә каршы чара уздырды. "Idel.Реалии" язуынча, берничә активист Казанның төрле урыннарында, аерым алганда Бауман урамында, "Кольцо» сәүдә үзәге, Тимер юл вокзалы, Казан Кирмәне янында ялгыз пикетка чыкты. Чара сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.

Катнашучылар "Деды сидели за анекдоты. Отцы сидели за джинсы и радио "Голос Америки". Мы сидим за мнение и картинки в интернете. За что будут сидеть мои дети? Нет политическим репрессиям!" ("Бабайлар мәзәкләр өчен.Әтиләр джинсы һәм "Америка авазы" өчен. Без фикерләр һәм интернеттагы рәсемнәр өчен утырабыз. Балаларыбыз ни өчен утырыр икән? Cәяси репрессияләргә - юк!"), "Боюсь высказывать свое мнение, вдруг накажут. Боюсь ходить на митинги, вдруг накажут. Боюсь защищать свои права, вдруг накажут. Боюсь лайкать и репостить, вдруг накажут. Боюсь сидеть в интернете, вдруг накажут. Боюсь выходить на улицу, вдруг накажут. Боюсь думать, вдруг накажут. Боюсь умирать, вдруг накажут. Боюсь бояться, вдруг накажут" ("Үз фикеремне әйтергә куркам, тагын җәзага тартырлар. Митингларга чыгарга куркам, тагын җәзага тартылар. Үз хокукларымны якларга куркам, тагын җәзага тартырлар. Язмалар белән уртаклашырга куркам, тагын җәзага тартырлар. Интернетта утырырга куркам, тагын җәзага тартырлар. Урамга чыгарга куркам, тагын җәзага тартырлар. Уйларга куркам, тагын җәзага тартырлар. Үләргә куркам, тагын җәзага тартырлар. Куркырга да куркам, тагын җәзага тартырлар”). "Нет новому ГУЛАГу", (“Яңа ГУЛАГка юл юк"), "Нет, не судьба, а власть играет, как в пешки нашими людьми: одних в тюрьму она сажает, других — в охрану у тюрьмы. Дальше — только ГУЛАГ"("Язмыш түгел, хакимият кешеләр белән уйный: берсен төрмәгә, икенчесен төрмә янына сакка утырта. Инде ГУЛАГ кына кала" дигән шигарьләр тотып торды.

"Без кешеләргә киләсе шимбә көнне Казанның Тинчурин бакчасында сәяси репрессияләргә каршы булачак митинг турында сөйләдек һәм бүген кичен Ленин бакчасында үтәчәк репрессия корбаннарын искә алу чарасына чакырдык", диде пикетта катнашучыларның берсе Никита Храмов.

Икенче катнашучы Гөлназ Равилова фикеренчә, алга киткән илдә сәяси тоткын дигән төшенчә булуы мөмкин түгел.

"Русиядә "Мемориал" мәгълүматларынча, конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен көрәшкән 50дән артык сәяси тоткын исәпләнә. Аларның саны арта бара. Бу безнең ил өчен халыкара хурлык. Болай булырга тиеш түгел", диде ул.

XS
SM
MD
LG