Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал"ны "ят агентлар" канунын бозган өчен 300 мең сумга штарфка тартканнар


"Мемориал" үзәге логотибы
"Мемориал" үзәге логотибы

Мәскәүнең Тверской мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәген "ят агентлар" турындагы канунны бозган өчен 300 мең сумга штарфка тарткан. Бу хакта "Дождь" хәбәр итә.

Роскомнадзор Facebookта "Меморил"ның ингуш бүлеге битендә "ят агент" дигән тамга булмауга протокол төзегән. Шул ук маддә нигезендә үзәкнең шура рәисе Александр Черкасов та җавапка тартылды.

"Мемориал" вәкиле сүзләренчә, "ят агент" тамгасы сайтта һәм үзәкнең Facebookтагы төп битендә бар, ә ингуш вәкиллеге бары шунда чыккан яңалыклар белән генә уртаклаша.

Роскомнадзор вәкиле канун мәгълүматны урнаштыручыга гына гына түгел, ә аны таратучыга да кагыла дип әйтә.

Элегрәк мәхкәмә YouTubeның ингуш бүлеге битендә "ят агент" тамгасы булмау өчен "Мемориал”ны 300 мең сумга һәм үзәкнең идарә рәисе Ян Рачинскийны 100 мең сумга штрафка тарту карарын чыгарды.

Алдагы көнне "Мемориал"ның Пермьдәге бүлекчәсе һәм аның җитәкчесе Роберт Латыйпов өендә канунсыз агачлар кисү эшенә бәйле тентүләр узды. Бу эш оешма волонтерларының сәяси репрессия корбаннары күмелгән урыннарны чистартудан соң ачылды.

XS
SM
MD
LG