Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдат аналары: Байкал арты хәрби бүлегендәге җиде гаскәри нервлары түзмичә хастаханәгә салынган


Хәрбиләр. Архив фотосы.
Хәрбиләр. Архив фотосы.

Русия саклану министрлыгы моны уйдырма дип әйтте.

Байкал артында сигез кеше атып үтерелгән 54160 санлы хәрби бүлектә ким дигәндә җиде гаскәри хастаханәгә озатылган. Бу хакта Ханты-Манси автоном бүлгесенең солдат аналары оешмасы башлыгы Ирина Браунга сылтама белән "Коммерсант" яза.

Браун сүзләренчә, бу хәрби бүлектә Юградан 26 кеше хезмәт итә, аларның җидесе – нервлары түзмичә хастаханәгә озатлыган.

"Берсе сөйләшә алмый, икенчесенең псориазы башланган. Башкаларны хәле турында белмим", ди ул.

Аның фикеренчә, "хәрбиләрнең сәламәтлеге начарлануы алар кичергән борчылу"га бәйле булырга мөмкин.

Моннан тыш Браун атыш булган хәрби бүлекне таркатачаклар дип әйтте. Шуңа солдат аналары комитеты Юградагы хәрбиләрне туган якларына якынрак урынга күчерүне сорый.

Байкал арты солдат аналары оешмасы рәисе Валентина Мордва “Сибирь. Реалии”га хәрбиләрнең хастаханәгә салынуы турындагы хәбәрне раслый да, кире дә кага да алмады.

"Миңа инде 15ләп кеше шалтыраткандыр, ә мин берсүз әйтә алмыйм: командирның телефоны сүнгән, ул җавап бирми. Бары иртәгә генә тулырак мәгълүмат булачак. Хастаханәгә салыну турында мәгълүматны кире дә кага алмыйм. Иртәгә Горныйга Рамил Шәмсетдиновның әтисе киләчәк. Аның белән бергә хәрби бүлеккә барачакбыз, барысын да караячакбыз – сөйләрмен", диде Мордова.

Русия саклану министрлыгында ким дигәндә җиде хәрбинең хастаханәгә салынуын – уйдырма дип атады.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектәге каравыл алышынганда хәрби хезмәткәр Рамил Шәмсетдинов сигез кешене атып үтерде. Ике кеше җәрәхәтләр алды. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка биргән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

XS
SM
MD
LG