Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: "Русиянең какшамас көче халыкларының бердәмлегендә"


Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиядә 4 ноябрьдә билгеләнүче Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итеп, "Русиянең какшамас көче халыкларының бердәмлегендә булуы вакыт сынаулары аша узып, кат-кат исбатланды" диде. 

Рөстәм Миңнехановның Халыклар бердәмлеге көненә багышланган котлавы чыкты. "Без тагын бер кат гаять катлаулы тарихи шартларда, фидакарьләрчә Ватаныбыз абруен һәм дәүләтебез бердәмлеген саклап калган ата-бабаларыбызның зур каһарманлыгын олы ихтирам белән искә алабыз", диелә анда. Татарстан президенты Русиянең какшамас көче халыкларының бердәмлегендә булуында ди. "1612 елгы вакыйгалар, Полтава янындагы бәрелеш, Наполеонга каршы көрәш һәм Бөек Ватан сугышында җиңү – моның ачык мисалы", диелгән котлауда.

Ул шулай ук "икътисадтагы югары күрсәткечләр, зур шәһәрләр һәм авыллар төзелеше, социаль инфраструктураның үсеше, фән һәм мәдәният өлкәләрендәге дөньякүләм казанышлар – болар барысы да Русия халкының, шулай ук илебездә яшәүче барлык милләт һәм дин вәкилләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе", ди.

Котлавында Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын искә ала, Казан шәһәрендә "чын мәгънәсендә Европа шәһәрләренә тиңдәш, кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен барлык уңайлы шартлар да булдырылуына" басым ясый.

"Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык республика казанышларының ныклы нигезе булып тора. Читтән янаган куркынычларга каршы торып, бернинди шик-шөбһәләргә бирелмичә, ата-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләрне саклап калу – безнең бурычыбыз", ди Миңнеханов.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG